«Гаилә белән укыйбыз»: гаилә белән уку көне (6+)
17
Май 2021
Дүшәмбе
15 май көнне 23 нче санлы китапханәдә, гаилә белән укуны алга җибәрү максатында һәм Халыкара гаилә көне кысаларында, «Гаилә белән укыйбыз» дигән гаилә белән уку көне үтте. «Без китап укучы гаилә» дигән иллюстратив китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда балаларның һәм аларның әти-әниләренең яраткан китаплары, шулай ук балаларны тәрбияләү турында әдәбият тәкъдим ителде. Яшь китап сөючеләр һәм аларның ата-аналары бик теләп әңгәмәдә катнашты, үзләренең яраткан язучылары һәм китапларын искә төшерде, китаплар һәм уку турында мәкальләр әйтеште, яраткан әсәрләре турында сөйләде, «Минем гаиләмнең яраткан әкиятләре» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Иң сәнгатьле укучы» бәйгесендә ярышты.
|